Кирәкле әйберләр:
3,5 кило кыяр, 1,5 литр су, 8 аш кашыгы чили кетчуп, 2 аш кашыгы тоз, 100 грамм шикәр комы, 100 мл 9 процентлы уксус.
1 литрлы банкага тәмләткечләр:
4 төш сарымсак, 5 данә борчаклы борыч, 2 данә исле борыс, 2 данә лавр яфрагы. Теләсәгез, петрушка, керән, укроп өстәргә мөмкин.
Юылган кыярларны биш сәгать суда тотабыз. Банкаларны стерильләштерәбез. Һәр банканың төәбенә тәмлеткечләр салабыз. Аннан тыгызлап кыярларны тутырабыз.
Маринад ясыйбыз:
Кайнап торган суга шикәр комы, тоз, кетчуп салабыз. 10 минут кайнаткач уксус өстибез. Кыяр өстенә кайнар маринадны коябыз. Шунда ук капкачлап куябыз. Банкаларны суынганчы төреп куябыз. Соңыннан салкын урынга урнаштырабыз.