Быел Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалын 110 студент тәмамлады.
Алар локомотив машинистлары, хәрәкәт итүче составка хезмәт күрсәтүче һәм ремонтлаучы слесарьлар, пешекче-кондитерлар әзерли торган төркемнәрдә белем алдылар.
Аларга дипломнарны көллият директоры Илшат Гайнетдинов тапшырды.