Чара быел үзенең 200 еллыгын билгеләп үтүче Бектыш авылында оештырылды.
Удмуртиядә «Касыймовлар җыены» фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Касыймовлар җыены» фестивале үз җире тарихына, нәселе тарихына битараф булмаган барлык кешеләрне җыйды. Фестивальнең максаты - Чепецк татарларын бергә җыю һәм буыннарны берләштерү.
Чара быел үзенең 200 еллыгын билгеләп үтүче Бектыш авылында узды. Балезино районының иң кечкенә татар авылы халкы авылны торгызу теләге белән зур эш башкара алды.
Берничә ай дәвамында авыл старостасы Фатыйх Насыйров һәм Зөфәр Касыймов җитәкчелегендә бәйрәмгә җаваплы әзерләнделәр. Бергәләп территорияне төзекләндерделәр, мәдәни-спорт чаралары өчен мәйданчыклар әзерләделәр, кунакларны каршы алу һәм тукландыру мәсьәләләрен хәл иттеләр. Шуның нәтиҗәсе булып, фестиваль бик күңелле узды һәм бу елның масштаблы вакыйгасы булды.