Тимерьюлчылар спартакиадасында әгерҗелеләр иң яхшылар булып чыкты

2019 елның 5 июле, җомга

"Олимп" спорт комплексы базасында Ижау төбәгенең тимер юл предприятиеләре хезмәткәрләре спартакиадасы узды.

Барлыгы җиде команда катнашты. Алар йөзүдә, баскетболда, гер күтәрүдә һәм дартста үзләрен күрсәттеләр. Дүрт этап нәтиҗәләре буенча Әгерҗе тимер юлчылары алда барды. 1 урын – Әгерҗе локомотив депосы командасы, 2 урын – Әгерҗе станциясе командасы, 3 урын-ПМС-109 командасы.

Әгерҗелеләр, шулай тотарга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International