Бүген вокзал яны мәйданында Тимерьюлчылар профсоюзы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм оештырды.
Вокзал яны мәйданында Тимерьюлчылар гаиләләре, микрорайонда яшәүчеләр һәм үз поездларын көтеп торучы пассажирлар җыелган иде.
Күңелле музыка, активистларның концерт номерлары, балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм район мәдәният йорты артистлары барыбызны да күтәренке кәеф белән сөендерделәр.
Бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда катнаштылар, асфальтта «Минем гаиләм»темасына рәсем ясадылар. Шулай ук барысы да бергәләп флеш-моб биеде.
Бәйрәмдә катнашучыларны Ижау төбәге тимер юлчылар профсоюзы рәисе Лилия Әхмәтзакирова сәламләде:
- Тату һәм нык гаиләдән нәрсә яхшырак булырга мөмкин соң? Сезгә шатланып эшкә китүегез һәм бик теләп өйгә кайтуыгызны телим, чөнки анда сезне яраткан туганнарыгыз көтә. Бәхет һәм шатлык!
Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да профсоюздан призлар алды. Ә артистларга рәхмәт хатлары тапшырылды.