Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге бәйрәм белән барыгызны да ихластан тәбрик итәбез.
Гаилә, мәхәббәт учагы һәм ышаныч чыганагы буларак, һәрвакыт дәүләтнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Халкыбыз юкка гына “оясында ни күрсә, очканында шул булыр“, димәгәндер. Туган йорт җылысы, үзара аңлашу, якыннарыңны кайгырту, буыннар арасында рухи бәйләнеш – болар һәммәсе бәяләп бетергесез кыйммәтләр. Дус һәм тату гаилә тормышта ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы ул.
Районыбыздагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Илләр имин, гаиләләр нык булсын.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.