Пермь шәһәрендә Сабантуй үткәрүдә Әгерҗе районы делегациясе дә зур ярдәм күрсәтте.
Делегацияне район башлыгы Валерий Макаров үзе җитәкләде.
Әгерҗелеләр дүрт ел рәттән Пермь краенда яшәүче милләттәшләргә бәйрәм бүләк итәләр.
Район мәдәният бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, методистлар, үзешчән артистлар, музей һәм китапханә хезмәткәрләре көне буе бәйрәм мәйданының кече һәм Зур сәхнәсендә эшләделәр. Алар чара кунакларын районыбызның тарихы, якташларыбызның китаплары белән таныштырдылар, милли ризыклар белән сыйладылар.
Артистлар чыгышы көчле алкышлар белән каршы алды. Пермьлеләр безнең гармунчылар аккомпанементы астында рәхәтләнеп биеделәр.
Район башлыгы Валерий Макаров, барысын да милли бәйрәм белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, мөхтәрәм кунакларга түбәтәйләр бүләк итте. Сабантуйның баш батырына телевизор тапшырылды.
Мәйданчыкларда уеннар-конкурслар башланды. Бәйрәм кунаклары анда бик теләп катнаштылар.