БАМ күпере астындагы тимер юл аша чыгу юлы тиздән фотоларда гына калачак.
Бу көннәрдә әлеге юлны ябу буенча эш башланды. Башта коймалар куелачак, аннан түшәмәләр алыначак. Шул рәвешле, җәяүлеләрнең күпер астыннан йөрүенә чик куела.
Чыннан да, шәһәрнең түбән өлешендә яшәүчеләр тимер юл аша чыгуның иминлегенә кагылышлы мәсьәләне чишүне үтенеп район хакимиятенә бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәгәннәр иде инде. Транспорт полициясен дә тимер юл транспорты объектларында балаларның үлеме белән бәйле катлаулы хәл бик борчый.