Телефоннар һәм Интернет турында онытканнар

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Атна дәвамында Иж-Бубый авыл җирлеге базасында «Лабиринт»профильле палаткалы лагерь сменасы узды.

Лагерьда 9-17 яшьлек 30 бала ял итте.

Һава шартлары начар булуга карамастан, смена бик күңелле үтте. Лагерьда тренерлар һәм тәрбиячеләрнең дус һәм бердәм коллективы эшләде, шуңа күрә чаралар да төрле һәм кызыклы булды. Егетләрнең бер генә буш вакыты да булмады. Бау курслары, пневматик винтовкадан ату, пычак ыргыту, кул сугышы буенча дәресләр, спорт эстафеталары, отрядлар арасында ярышлар...  Спорт чаралары белән беррәттән «Исәнме, җәй!» , «Мин-үз илемнең патриоты!» иҗади номерлар бәйгесе, «Мисс җәй», «клад» эзләделәр, КВН уйнадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, кичке дискотекалар үткәрделәр.

Анда балалар үзләренең әти-әниләре белән спорт ярышларында катнаштылар, футбол уйнадылар, ә көн азагында алдан әзерләнгән концерт күрсәттеләр.

Шунысы куанычлы, лагерьда укучылар телефон һәм Интернет турында оныттылар, барлык чараларда да теләп катнаштылар һәм смена ахырына бер тату гаилә булдылар.

Ирина Мөхәммәтҗанова,

"Форпост»үзәге директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International