Социаль пакет яки акча-1 октябрьгә кадәр билгеләнергә өлгерегез

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Деньги или соцпакет? Именно такой вопрос часто ставят перед собой больные, имеющие право получать набор социальных услуг. Для удобства населения медицинские работники и ответственные лица по социальным вопросам встречаются с федеральными льготниками на местах, разъясняют важность соцпакета, отвечают на волнующие вопросы.

Чираттагы шундый очрашу Тирсә авылында узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта соцпакеттан баш тарткан инвалидлардан мөрәҗәгатьләр саны арткан. 

– Кинәт авырып, соцпакеттан баш тартучылар елдан-ел арта бара. Әмма теләк булса, 1 октябрьдән соң киләсе 1 октябрьгә кадәр карарны үзгәртү мөмкин түгел. Акчалата компенсация күп күләмдә дарулар сатып алганда һәм озак вакыт дәваланганда җитәрлек булмаска мөмкин, чөнки соцпакеттан баш тарткан льготниклар препаратларны үз хисабына сатып алырга тиеш. Шуңа күрә соцпакеттан баш тарту алдыннан барысын да яхшылап уйларга, табиб һәм гаилә белән киңәшләшергә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте Римма Ринат кызы. 

Даруларга бәя дә гел урында тормый. Аеруча кадерле препаратлар онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты вакытында билгеләнә.

Әгәр дә сез социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартсагыз һәм соңгы вакытта кискен дару кирәклеге белән очрашсагыз, социаль пакетны кире кайтару турында Пенсия фонды идарәсенә 1 октябрьгә кадәр гариза тапшырырга өлгерегез. 

Социаль пакет алучылар исемлеген формалаштыру 2020 елның беренче яртыеллыгында башланды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International