2019 елның 14 июлендә Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Габидуллина Миңнекамал Фәхретдин кызына 90 яшь тулды.
Истәлекле дата белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Римма Гыйльметдинова котлады. Россия Президенты һәм Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаровның котлау открыткаларын, шулай ук бүләк тапшырып, ул ветеранга нык сәламәтлек, якыннарының җылысын һәм мәхәббәтен теләде.