БАМ күпере астыннан җәяүлеләр өчен чыгу юлының ябылачагы турында хәбәр иткән идек инде. 2019 елның 15 июленнән аны рәсми рәвештә яптылар. Бу хакта Горький тимер юлының Әгерҗе юл дистанциясе хәбәр итә.
Белешмә:
2010-2018 еллар аралыгында Әгерҗе станциясендә хәрәкәт итүче состав йогынтысында 8 кеше җәрәхәтләнгән.
Әгерҗе станциясе аркылы тәүлек саен ике юнәлештә дә 180 пар поезд үтә.
Ел дәвамында шәһәр яны һәм еракка йөрүче поездлардагы пассажирлар саны 350 мең һәм 190 мең тәшкил итә.