Пиннек җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә

2019 елның 19 июле, җомга

Уразай – ак каеннар иле. Табигатьнең бу сылулары яшәүгә һәм иҗатка илһам бирүче дә, җиләк һәм ак гөмбәләрне мулдан биреп табынны баетучы да. Җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирердәй пиннекне дә шул каеннар бирә. Язмабыз – Уразайның пиннек бәйләү остасы Сафин НӘҖМЕТДИНОВ турында.

Мин – авыл баласы

Урта белем алгач шофер һөнәрен үзләштерә ул. Пушкин исемендәге колхозда озак еллар шофер булып эшләгәч, һәр эшне зур җаваплылык тоеп башкаручы эшлекле ир-егетне бригадир итеп сайлыйлар. Хәзер ул лаеклы ялда.

  • Әнкәй барында кышлык пиннекне ул бәйләде. Өйләнгәч җәмәгатем белән аңа булыштык. Ә ныклап шөгыльләнә башлавыма Чаллыда яшәүче дустым Ислам сәбәпче. Ул күпләп пиннек әзерләвемне үтенде. Мин ризалаштым, – дип сөйли авылдашым яраткан шөгыле турында.

Сәнгать әсәре диярсең

Сафин пиннекләр турында шулхәтле яратып сөйли. Бу эшне  күңел җылысын кушып башкарганы күренеп тора.

– Урманга коры көнне, чык кипкәч кенә барам. Урман җанны чистарта, шушы матурлыкны күрә алуыма сөенәм. Юкә чәчәк атканда чәчкә саен бал кортлары яшәү җыры яңгырата, бал исе, оҗмах исе... Шулхәтле матур! Ачык җирдә чәчәкләрдән келәм – зәңгәр кыңгыраулар, сары мәтрүшкәләр, ромашкалар, күкчәчәкләр... Әтием Салихҗан 50 яшендә вафат булды, мин, пенсиягә чыгып, туган ягым гүзәллегенә сокланып йөри алуыма бик шатланам, – дип сөйли Сафин.

Урманнан кайткач сындырып кайткан сабаклардан ипләп кенә пиннек бәйләргә керешә үз эшенең остасы. Сабакларның аскы яфракларын өзеп, озын сабакларны эчкә, кыскаракларын тышка куеп, әйләндерә-әйләндерә әзерли һәм бәйли. Җәмәгате Кәримә “Прикамнефть“ идарәсендә оператор булып эшли, буш вакытларында ул да булыша.

Табышмак әйтәм: “Яктыда биш метрга 20, караңгыда – 40.  Ул нәрсә?“ Әлбәттә, пиннек. Яңа бәйләгән пиннекне турыдан-туры кояш нуры төшмәстәй, әмма җылы, җиләс  урынга кибәргә эләләр. Ике-өч көн кипкәч караңгыга урнаштыралар.

...Рәт-рәт тезелеп киткән хуш исле пиннекләр. Саплары тип-тигез итеп киселгән. Сәнгать әсәре диярсең!  Пиннек уртасындагы карлыган ботагы, мәтрүшкә, мелиссаның да тәмле исе борынга бәрелә. Әремнең үзенчәлекле исе дә бу хозурлык гармониясенә үзенчәлекле төсмер өсти.

  •  Сафин пиннекләрне бик матур бәйли, “кәртинкә“ кебек килеп чыга, бик оста. Булганын саткач та сорап аптыратып бетерәләр, – ди җәмәгате Кәримә.

Каен, имән, миләш, усак, юкә... пиннеге

Пиннек дигәч күз алдына каен пиннеге килеп баса. Ефәк яфраклы, тәнне ныгыта, тир бүлеп чыгарттыра торганы. Хәзер имән пиннеген кулланучылар да еш очрый. Ул гипертониклар өчен бик файдалы. Юкә чәчәк атканда әзерләнгән юкә пиннеген кулланучылар да артканнан-арта бара. Анысын сулыш юлларында авыру булганнар бик теләп куллана, салкын тигәндә дә шифасы сизелерлек. Усак пиннеге җәрәхәтле җирләргә шифалы. Узган ел ун миләш пиннеге дә әзерләвен үтенгәннәр. Әзерләгән анысын да.

Ничә?

– Пиннек әзерләвемнең тәүге елында заказ бирүче дустым килде. “Буханка“га 500 пиннек төядек. Исәп-хисап ясаганда аңлашылмаучанлык килеп чыга язды. Мин 30 сум сорыйм, алар 25 сум, ди. Мин 30 сумнан төшмим дим, алар 25тән артыкка алмыйбыз, ди. Сөйләшү гел шулай барды. Бик озак тарткалашкач шуны аңладык: безнең якта  бер пар пиннек турында сөйләшсәк тә пар дигән сүзне кулланмыйбыз, ә алар пиннек дигәндә бер данә турында әйтәләр икән. Мин ике пиннекне 30 сумга тәкъдим иткәндә дустым “юк, мин 50 сумга алам“ дигән булган. Аңлаштык, килештек тагын, – дип сөйли җор телле әңгәмәдәшем.

“Мин мең ярым пиннек әзерләп саттым“ дигән җөмлә ишетсәгез, белегез, ул өч мең пиннек әзерләгән булган.

Каралмасын, саргаймасын, коелмасын...

Пиннек әзерләүнең үз нечкәлекләре бик күп. Киптергәндә тигез кипсен өчен урыннарын алыштырырга кирәк. Кибә торган урын җилле  булмаса эче саргаерга мөмкин.

Яңгырдан соң юешрәк чакта әзерләгән пиннекнең дә уртасы саргая.

Пиннекне алып китүчеләр исә, киресенчә, яңгырлы көнне килергә тырышалар. Ә көн коры булганда, иртүк килеп, пиннекләргә су бөркеп алып китәләр, чөнки яфраклары коелырга мөмкин.

Боларны миңа Сафин бик тәфсилләп сөйләде.

Халык әйтеме истә

Сафин белән бу шөгыль турында сөйләшкәндә экология мәсьәләсенә кагылмыйча булмады.

    – Урманга балта белән барганым юк, сабакларны сындырып кына җыям. Ата-бабаларыбызның “Агачның очын сындырсаң, гомерең очлана“ дип әйткәннәрнен гел истә тотам. Өлкәннәр шулай табигатьне саклауга бик җитди караганнар. Балта белән чабып киткән каеннарны күргәндә җаным әрни, – ди рәхим-шәфкатьлелеге йөзендә ачык чагылган авылдашым.

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Бер көн Тат.Чилчә урманына барса, икенчечендә башка пиннек әзерләүче авылдашлары кебек Барҗы урманына юл ала булдыклы ир-егет. Ә Красный Бор, Алмалы урманнарында каеннар соңрак саргая икән. Әнә шулай, туган якның һәр почмагындагы табигатьнең матурлыгына сокланып, яраткан шөгыле белән файдалы ялны бәйләп мул тормышта бәхетле яши авыл уңганы.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International