Көчек авылы кызы Миләүшә ГЫЙМРАНОВА һәр елны Мамадышта узучы Питрау бәйрәмендә катнаша.
Каты куллы кыз быел да биредә үзенең осталыгын күрсәтте. Ул Әгерҗе районы данын яклады. Хатын-кызлар арасында узган кул көрәше бәйгесендә ул беренче урын яулады. Спортчы кызга медаль һәм биш мең сум премия тапшырдылар. Котлыйбыз!