Әгерҗедә Октябрьская урамы, 2нче йортта яшәүче 77 яшьлек пенсионер Роза апа Юнысова үзе яши торган йорт тирәсен чәчәкләргә күмгән.
Исеме дә чәчәктән алынган бу ханым гомере буе гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Башкортостаннан Әгерҗегә килеп тимер юлга эшкә урнашкан Роза апа баракта яшәгәндә дә бар күңелен биреп бакча үстерә һәм анда, әлбәттә, иң күп урынны чәчәкләр алып тора.
Шул ук елны яз җитүгә иң беренче эш итеп подъезд алдына куаклар, матур чәчәкләр утырта. Суын сибә, чүбен утый... Ә ике ел элек йорт артындагы үзенең тәрәзәләре каршындагы мәйданчыкны казып шунда 50(!) төрле чәчәк утырткан ул. Хәзерге вакытта алар шау чәчәктә утыра.
Кулы җиңел Роза апаның. Әнә, кызыл балчыкта утырсалар да, һәрберсе купшы аллы-гөлле чәчәкләренең.
Узган ел утырткан миләшләренең дә үсеп китүенә сөенә. Әнә, өйдә тәрәзә төбендә шау чәчәктә утыручы гөлләре дә аларга сәлам бирә төсле.
Әмма чәчәкләр үстерергә яратучы бу ханымның үпкәсе дә бар: кайбер мәрхәмәтсез кешеләр чәчәкләрне сындыралар, төбе белән йолкып алып китәләр икән. Чүп ташлаучылар да бар.
Чынлап та, шәһәребездә күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында мондый матурлык тудыручылар бармак белән генә санарлык. Аларның хезмәтен, куйган тырышлыкларын хөрмәт итәргә өйрәнсәк иде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.