Бүген әгерҗелеләр, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы игълан иткән “Чиста яр буе“ акциясенә кушылып, Әгерҗе елгасы ярларын чистартырга чыктылар.
Район хакимияте белгечләре, Яшьләр парламенты егет-кызлары, “Кировское“ ТОСы активистлары иртәнге сәгатьләрдә үк Набережная урамы тирәсеннән агучы елга буйларын чүп-чардан арындырлдылар. Ир-егетләр агачларны кистеләр. Чүпләрне тракторга төяп түктеләр.
Әгерҗе елгасын акция барышында гына түгел, һәрдаим чистартып торуны Әгерҗе яшьләре үзләренә бурыч итеп куйганнар иде. Алар апрель ахырларында ук әлеге изге эшкә тотындылар. Һәм атна саен диярлек елганың төрле урыннарындагы яр буйларын тәртипкә китерделәр.
“Кировское“ ТОСы җитәкчесе Клара Безбородова да өмәләрдә бик еш катнаша.
Әнә шулай, әгерҗелеләр күмәкләшеп бик тә изге һәм кирәкле эш алып баралар. Һәм бу әле дәвамлы булачак. Акция 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.