Татарстанда ТКХ мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Кайнар линия коммуналь хезмәтләргә яңа тарифларга багышланачак.

Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге ТКХ мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр компаниядә. 

«Июль азагы-август башында татарстанлылар коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар белән счет-фактуралар алачак. Әлеге үзгәрешләр һәм башка сораулар буенча аңлатмаларны милекчеләр 8 (843) 236-29-97 телефоны аша ала алачаклар», — дип билгеләп үттеләр ТР ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль үзәгендә. 

Кайнар линия 26 июльдә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International