Әгерҗедә базар төзелә

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Әгерҗенең БАМ күпере һәм “Олимп” спорт комплексы тирәсендәге мәйданда киләчәктә зур базар калкып чыгачак.

Әлеге урында 1,5 мең квадрат мәйданны алып торучы, 60 урынга исәпләнгән Үзәк базар төзү планлаштырыла. Ул азык-төлек, әйберләр, төзелеш материаллары сатуга тәгаенләнәчәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Баженова. 

  • Проект бәясе – 35 миллион сум. Әлеге эш Удмуртия инвесторлары тарафыннан алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International