3 август – Тимерьюлчылар шәһәре көнендә Әгерҗедә бәйрәм чаралары

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

3 август – Тимерьюлчылар шәһәре көнендә Әгерҗедә бәйрәм чаралары иртәнге сәгатьләрдә үк башланып төнгә кадәр дәвам итә.

9-12 сәгатьләрдә – стадионда футбол буенча балалар турниры.

11-11.30 сәгатьләрдә – тимер юл вокзалы янында барон фон Мекка һәйкәл ачу тантанасы.

11.40-12.10 сәгатьләрдә – Гоголь урамында мәдәни үзәк төзелешенә беренче таш салу.

12.30-14.30 сәгатьләрдә – район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда тимер юл предприятиеләре хезмәт коллективлары, техникалар парады, Әгерҗе станциясе һәм локомотив депосының йөз еллыкларына багышланган бәйрәм тантанасы,WorldSkills эстафетасын тапшыру, районның иҗат коллективлары концерты.

13-16.30 сәгатьләрдә – тимер юл предприятиеләре арасында стадионда – футбол, “Олимп“ спорт комплексында волейбол ярышлары.

14.30-21 сәгатьләрдә – “Яшьлек“ паркында балалар мәйданчыклары эшли. 14.30 сәгатьтә – балалар мәйданчыгы, гигант твистер; 15.30 сәгатьтә – квест, стритарт; 16 сәгатьтә – спидкубинг; 16.30 сәгатьтә – стритбол; 18-21 сәгатьләрдә – буяулар фестивале, күбекле күңел ачу чарасы.

19-20.30 сәгатьләрдә – район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Ижауның “Вечер“ төркеме концерты.

20.30-22 сәгатьләрдә – “Дөбер шатр“ төркеме җырчысы Әсхәт һәм DJ AIi чыгышлары:

22-23 сәгатьләрдә – рус эстрадасы җырчысы Света концерты. 

23 сәгатьтә – “Җиңү“ скверында бәйрәм салюты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International