Күптәннән килүче матур традиция буенча быел да Әгерҗе районы үзешчәннәре Менделеев районы Ильнеть авылында концерт куйдылар.
Варкләд-Бодьяның Наталья һәм Людмила Матвеевалар җитәкчелегендәге “Инвис“ вокал коллективы, “Чынгылы“ бию төркеме концертын ут күрпшеләребез бик яратып кабул иттеләр. Сәхнәдә удмурт, татар, рус җырлары яңгырады, мари, татар, удмурт биюләре башкарылды.