Шул уңайдан район башлыгы Валерий МАКАРОВның бәйрәм котлавы.
Хөрмәтле райондашлар! Әгерҗебезнең туган көне һәм Тимерьюлчылар бәйрәме котлы булсын!
Бу көнне без – төрле буын вәкилләре һәм һөнәр ияләре үзебезне зур бер гаилә итеп тоябыз. Әгерҗе безнең туган йортыбыз дип горурланып әйтә алабыз.
Шәһәр статусы бирелгән 1938 елдан бүгенгә кадәр Әгерҗе эшче поселогыннан заманча шәһәргә әйләнде. Яшәү шартларын яхшырту өчен башкарган эшләр дә – сезнең күз алдында. Әгерҗебезнең үсешенә өлеш кертүче һәркемгә без зур рәхмәтле. Авыр чорларда да сынатмыйча эшләгән өлкән буынга хөрмәтебез чиксез.
Әгерҗе тимерьюлчылар шәһәре дип тә горурланып әйтә алабыз. Быел локомотив депосы һәм Әгерҗе станциясе бер гасырлык юбилейларын каршы алдылар. Әлеге предприятиеләрнең йөзьеллык тарих битендә меңләгән әгерҗеленең исеме урын алган. Өлкән буын тимерьюлчыларның матур традицияләре дә буыннан-буынга күчә, аларның матур хезмәт уңышлары да районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылып бара.
Бәйрәмебез белән котлап тимерьюлчылар шәһәре булган Әгерҗебезнең киләчәктә дә чәчәк атуын телим. Һәммәгезгә дә яңа хезмәт үрләре юлдаш булсын.