Әгерҗе районы, «Татнефть» җәмгыяте үткәргән конкурста катнашып, грантка лаек булды.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре " Тормыш яңгыравыклы чишмә белән ага» дигән Проект әзерләгәннәр. Ул әйләнә-тирәлекне саклау темасына багышланган һәм чишмәләрне саклауга, аларны тәртипкә китерүгә юнәлтелгән. Шуңа күрә грант акчаларын да нәкъ менә туган ягыбызның байлыгы булган чишмәләрне төзекләндерүгә, алар янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерүгә файдалану планлаштырыла.
Грант алу өчен Сертификат 20 августта тапшырылачак.
– Әлегә безнең районда нинди чишмәләрне төзекләндерүгә бу акчалар тотылачагы билгеле түгел. Әмма бу чишмәләрнең актив кулланылышта булырга һәм халык өчен уңайлы булырга, юллардан ерак түгел урнашырга тиешлеге бәхәссез, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.