Татарстанда август аенда Татарстан Республикасы көнен һәм Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
30 нчы август - Татарстан Республикасы көне - эшләми торган бәйрәм көн булачак. Быел бәйрәм җомга көнгә туры килә, шуңа күрә татарстанлылар җомгадан якшәмбегә кадәр ял итәчәк. 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскара.
2019 елда Корбан бәйрәме 11 август якшәмбесенә туры килә. Ял көне дүшәмбегә күчерелми.