11 август – Корбан гаете

2019 елның 11 августы, якшәмбе

Хөрмәтле әгерҗелеләр, мөселман кардәшләр! Сезне ихлас күңелдән Корбан гаете белән тәбрик итәбез.

Бу көн туганнарны, дусларны берләштерә, игелекле, рәхимле гамәлләр кылырга этәрә. Изге бәйрәм көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз чынга ашсын. Һәр гаиләгә, һәр йортка бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын. Чалган корбаннар, гает иртәсендә кылган догалар кабул булсын. Илебезгә иминлек, дөньяларга тынычлык телибез.

Изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, исәнлек-саулык юлдаш булсын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International