Район ветеринария берләшмәсендә – яңа җитәкче

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

МӘНДИЕВ Фәрит Шамил “Әгерҗе районы дәүләт ветеринария берләшмәсе“ учреждениесе җитәкчесе итеп билгеләнде.

Ф.Мәндиев 1963 елда Үтәгән авылында туган. 1986 елда Н.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын тәмамлаган.

Хәрби бурычын үтәгәннән соң, 1988 елда хезмәт юлын “Ижевская“ кошчылык фабрикасында өлкән ветеринария табибы булып башлаган. 1990-1999 елларда – әлеге фабрикада баш вееринария табибы.

1999-2000 елларда – “Удмуртский“ республика эпизоотик отрядта ветеринария табибы, җитәкче урынбасары, җитәкче.  2000-2003 елларда – “Восточный“ җәмгыяте дуңгызчылык комплексында ветеринария табибы-эпизоотолог. 2003-2013 елларда – “Республика эпизоотик отряд“ учреждениесе җитәкчесе.

2013-2018 елларда Киров өлкәсе буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте идарәсе начальнигы урынбасары булып эшли. 2018 елдан әлеге вазифага билгеләнгәнче “Ижевская горСББЖ“ учреждениесендә мөдир, җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкара.

Ххх

Моңа кадәр ветеринария берләшмәсе җитәкчесе булып эшләгән Айрат Хәнәфиев, башка эшкә күчү сәбәпле, вазифасыннан азат ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International