Киләсе уку елында мәктәп каникуллары кайчан була

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе уку елында каникуллар расписание язылган хат тараткан. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

2019-2020 уку елында көзге каникулны 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр уздырырга киңәш ителә. Көзге каникул 8 көн була.


Кышкы каникул 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр була, ул 13 көн дәвам итә.


Беренче сыйныфлар өчен 2020 елда 5-11 февраль көннәрендә өстәмә каникул ясыйлар.


Язгы каникул 23 марттан 31 мартка кадәр була, 9 көн дәвам итә.

Җәйге каникул башланасы көн мәктәпнең еллык календарь графигы һәм имтиханнар расписаниесе буенча билгеләнә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/kil-se-uku-elynda-m-kt-p-kanikullary-kaychan-bula/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International