"Нур" мәдрәсәсендә әлеге бина өчен традицион булмаган чара узды

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Шәкертләр белән ЮХИДИ хезмәткәрләре очрашты. «Юл хәрәкәте кагыйдәләре барысын да искәрмәләрсез белергә тиеш» дип исемләнгән чара кысаларында балаларга ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов һәм район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Өлкән инспектор Ләйлә Йосыпова балаларны бүлек хезмәткәрләренең көндәлек эшләре, аларның атрибутикасы белән таныштырды. Укучылар кызыксынып патруль машинасын карадылар, махсус сигналларны» тикшерделәр".

Аннары яшь җәяүлеләргә кагылышлы төп кагыйдәләр буенча актив диалог булды: тиздән мәктәпкә. Шулай ук велосипедчылар өчен кагыйдәләр турында да сөйләштеләр.

Соңыннан балаларга яктылык кайтаргыч элементлар һәм мәгълүмати буклетлар тапшырылды. Шәкертләргә бигрәк тә районда юл иминлеге сагында торучылар белән фотога төшү күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International