Терроризмга каршы комиссия утырышы

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында 2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру чорында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә, Татарстан Республикасы көненә һәм Белем көненә багышланган бәйрәм чараларына аерым игътибар бирелде.

«Бу халыкның һәм район кунакларының иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрүне таләп итә. Бу шартларда хокук саклау органнарының һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренең җаваплылыгы сизелерлек арта. Сайлаулар көнендә сайлау участокларында җәмәгать тәртибен саклау максатыннан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең максималь саны җәлеп ителәчәк, ДНД әгъзалары җәлеп ителәчәк. Без барлык район халкы өчен дә югары дәрәҗәдә иминлек тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта игътибарлылык һәм активлык күрсәтү төп моментларның берсе булып тора. Халыкның иминлеге җәмгыятьнең үзенең көндәлек тормыштагы кагыйдә бозуларга ничек каршы торуына бәйле», - дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев. Участок сайлау комиссияләре рәисләренә, предприятие һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эш-гамәлләр тәртибе турында тәкъдимнәр бирелде.

Халыкка кичектергесез ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеге турыдан-туры вакыйга турында үз вакытында килеп ирешкән дөрес мәгълүматка бәйле.   Моның өчен ашыгыч ярдәм телефоннарын белергә кирәк. 

Ашыгыч ярдәм хезмәтләре:
101 (01) - янгын сагы  

102 (02) - полиция, 2-25-41 (дежур бүлек)

103 (03) - ашыгыч ярдәм

104 (04) - газ челтәренең авария хезмәте

 Бердәм диспетчерлык хезмәте: 2-41-41

Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын билгеләү буенча яки хулиганлык максатларында куллану җәзага тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International