Тирсәдә республика программасы буенча нинди эшләр башкарылган

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Тирсәдә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә халык җыены узды.

Авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров башкарылган эшләргә тулы анализ ясады.

Тирсә – районда иң зур авыл җирлеге. Биш авылда 2128 кеше гомер кичерә. Быел республика программасы буенча Тирсәдә Трудовая, Восточная, Вокзальная урамнарына вак таш түшәлгән, Вокзальная урамында яктырткычлар алыштырылган.

Үзара салым акчасына Тобада 700 метр юл төзекләндерелгән. Тирсәдә Полевая, Восточная, Заречная урамнарында юллар күтәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International