9нчы балалар бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачты

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген 9нчы балалар бакчасында бәйрәм тантанасы булды.

Яхшы эшләдек – хәзер сөенергә дә була!

Балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләре белән сөенечләрен район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Любовь Ершова бүлештеләр.

Балалар бакчасы мөдире Наталья Красноперова Татарстан Хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә балаларга зур бүләк ясаганнары өчен рәхмәт белдерде. Хезмәткәрләр һәм ата-аналар, һәм, әлбәттә инде, кулларын кысмыйча эшләгән төзүчеләр адресына җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International