“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Әгерҗенең “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә биш урынлы “Лада Ларгус” автомобиле бирелде.
Әлеге автомобиль 65 яшьтән узган, авыл җирендә яшәүче өлкәннәрне медицина учреждениеләренә алып килә. Бу көннәрдә мондый хезмәт Иж-Бубый өлкәннәренә күрсәтелде. Өлкәннәр бик тә рәхмәтле калдылар.