Әгерҗе районында сайлаулар ничек узды

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Республикада яшәүчеләр алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайладылар.

Әгерҗе районында сайлаулар ничек узды?

Район сайлау участокларында иң беренче үз тавышларын бирүчеләргә сайлау комиссиясе рәисләре тантаналы төстә истәлек бүләкләре тапшырдылар. Сайлаучылар өчен милли ризыкларыбыз белән чәй эчү мөмкинлеге дә тудырылды. Участокларда лотерея уйнаттылар. Отучылар “Олимп“ спорт комплексы, Боз сарае, район тарихы музее, “Авангард“ кинотетрына бушлай бара алачаклар.

Әгерҗенең ике мәйданында – шәһәр үзәгендә һәм Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Анда авыл уңганнары ит, яшелчә, ашлык, сөт һәм сөт ризыклары, бал, агач үсентеләре белән сәүдә иттеләр.

Район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре участокларда гриппка каршы вакцинация дә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International