"Минем картлыкны озынайттылар" дип шаяртып каршы алды 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеевны Әгерҗедә яшәүче Габделбәр ага Гыйбадуллин.
Габделбәр аганы Әгерҗедә күпләр яхшы белә. Ул гомере буе район Мәдәният йортында рәссам булып эшли, 50 ел судта халык утырышчысы булып тора. Аны хәзер дә еш кына Әгерҗе урамнарында күрергә була.
Габделбәр ага бүген бердәнбер кызы Рәхилә белән яши. Хәзер рәсемнәр ясау белән мавыкмаса да, аның фатирына килеп кергәч үзеңне табигать кочагында кебек хис итәсең. Картиналарының күбесендә ул нәкъ менә безнең районның матур табигатен тасвирлаган. Күңеле дә табигать кебек матур Габделбәр аганың. Шуңа күрә картлык аның янына килергә ашыкмыйдыр, мөгаен.