Әгерҗенең скандинавча йөрүчеләре – Чаллыда

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Чаллыда скандинавча йөрү буенча узган шәһәр фестивалендә Әгерҗе районы командасы да чыгыш ясады.

“Здоровье легким шагом” дип аталган спорт чарасы скандинавча йөрүне тагын да популярлаштыруга юнәлтелгән иде. Анда Әгерҗе районы командасы да сынатмады: төрле дистанцияләрдә ике беренче, бер икенче урынга лаек булды.  

Гомумән алганда, фестивальдә республикабызның 25 районыннан 500дән артык спорт сөюче катнашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International