Бүген 2нче мәктәпнең яшь армиячеләре Казанда “Алга, яшь армиячеләр!“ хәрби-спорт уенында катнашалар

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Ринат Шакиров җитәкчелегендәге 2нче мәктәп яшь армиячеләре бүген Казанда “Алга, яшь армиячеләр!“ хәрби-спорт уенында катнашалар.

Аның бурычлары - яшь гражданнарның патриотик аңын формалаштыру, җәмгыятькә лаеклы һәм фидакарьлеккә хезмәт итүгә әзерлек, Ватанны саклау бурычларын үтәү, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер»комплексы кысаларында армиягә чакырылучы яшьләрнең физик әзерлеген тикшерү.

Уенда 8 команда катнаша.  Алар төрле биремнәрдә осталыкларын күрсәтәчәкләр. Районыбызның яшь армиячеләренә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International