Әгерҗе студентларын спартакиадага сайлыйлар

2019 елның 13 сентябре, җомга

Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалында бүген футбол, волейбол, баскетбол буенча сайлап алу туры суза.

Анда дүрт команда катнашты. Өчесе – әгерҗедән, берсе – Түбән Камадан. Спорт чарасының төп максаты – иң яхшы уенчыларны туплау. Алар көллият данын урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында узачак республика спартакиадасында яклаячаклар.

Ярышлар башланганчы, яшь спортчыларны көллият директоры урынбасары Юрий Мочалин һәм филиал директоры Илшат Гайнетдинов сәламләделәр.

Аннан ярышларга старт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International