Әгерҗелеләрне ноябрьдә өстәмә ял көтә

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

2019 елда Халыклар бердәмлеге көне дүшәмбегә туры килә.

Шуңа да әгерҗелеләрне өч көн рәттән ял көтә. Бу-2, 3 һәм 4 ноябрь-шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе. 

Барысының да вакытын гаиләсе белән үткәрү яки бераз сәяхәткә яки мәдәни чарага бару мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 

4 ноябрьдә Россия дәүләт бәйрәмен - Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бәйрәм Мәскәүне 1612 елда Польша илбасарларыннан азат итү белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International