Бүген безнең Көчек авылында кыш көнендәге кебек кар ява. Күңелгә рәхәт! Шул мизгелне шигырь юллары аша сезгә дә җиткерәсем килде.
Бүген безгә төн үтүгә
Кыш бабай килгән!
Безнең суыкны көткәнне
Ул каян белгән?
Кар мендәрен тутырган да
Сибә, кызганмый...
Салмак кына гел үзенчә
Ява, туктамый...
Ап-ак булды бөтен дөнья!
Күңелгә рәхәт.
Күптән көттек сине, Бабай,
Сиңа зууур рәхмәт!
Тәскирә ХУҖИНА.