Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Илдар Халиков – Әгерҗедә
2012 елның 1 декабре, шимбә
30 ноябрьдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында шәһәрдәге Ометов урамында ветераннар өчен төзелүче өч катлы 15 фатирлы йорттагы төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Бу йортта төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә һәм январь аенда ветераннарга тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырылачак.
Шул ук урамда социаль ипотека программасы һәм гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелә торган ике йортны да карады. Хөкүмәт Рәисе төзелеш барышында килеп чыккан проблемалар һәм аларны хәл итү юллары белән кызыксынды. Илдар Халиков район башкарма комитетының яңа җитәкчесе Валерий Макаров инициативасы белән шәһәр читендә нарат урманы эчендә төзелә башлаган ял итү зонасындагы төзелеш эшләре белән танышты. "Хуш исле нарат урманы эчендә шәһәр халкы өчен менә дигән ял итү урыны булачак бу", – диде Илдар Халиков, яңа җитәкченең идеясен хуплап. Биредә концерт, спорт, балалар мәйданчыклары, роликлы конькида, велосипедта, чаңгыда йөрү өчен асфальт түшәлгән юл, сәүдә нокталары булачак.
Аннан соң Хөкүмәт Рәисе "Ак Барс" агрофирмасының Яңавылдан ерак түгел урында сафка баскан 2600 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән мегаферма төзелешенә килде. Комплексның беренче корпусы әзер инде. Бирегә Австралиядән кайтарылган 1200 баш тана урнаштырылган. Аларга нибары 6 терлекче хезмәт күрсәтә. Чит ил таналары киләсе елның апреленнән бозаулый башлаячаклар. Мегаферманың икенче корпусын 20 декабрьгә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шушы көннәрдә агрофирмага Австралиядән тагын 870 тана кайтарылды. Бу зур төзелеш һәм мегаферманың киләчәге турында "Ак Барс" холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров сөйләде.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз