Хөкүмәт Рәисе белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры урынбасары Фәрит Хәнифов, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм башка рәсми затлар килгән иде. Алар иң элек шәһәрнең Ометов урамында төзелүче өч йортта бара торган эшләрнең барышы белән таныштылар. Бу йортларның берсе ветераннар өчен булачак. 15 ветеран әлеге йорттан фатир ачкычларын январь аенда алачак. Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 15 фатирлы йорт киләсе ел урталарында файдалануга тапшырылачак. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 16 фатирлы йорт та быел ел ахырына төзелеп бетәргә тиеш. Илдар Халиков әлеге төзелешләрдәге эшләрнең барышыннан канәгать калды һәм фатир ачкычларын хуҗаларына билгеләнгән вакытта тапшырырга кирәклегенә басым ясады. “Төзүчеләребез иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр алны-ялны белми эшлиләр һәм йортларны срогында тапшырачакларына ышанабыз”, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров.