Моннан 27 ел элек Әхмәтовлар гаиләсендә ике кыздан соң көтеп алынган бала булып дөньяга килә Альберт. Дүрт кило да дүрт йөз граммлы баһадирны бик авырлык белән генә тудыра әнисе. “Бераздан улыбызның церебраль паралич белән авыруы билгеле булды. Ул үсеш ягыннан яшьтәшләреннән күпкә артта калып барды, тәпине дә соң атлап китте. Баштарак әнисе белән ике кулыннан гел җитәкләп йөртә идек”, – дип сөйли әтисе. Әти-әнисенең улларын сәламәтләндерүгә өметләре өзелми, кайларга, нинди табибларга гына алып бармыйлар?! “Тик табибларга барган саен хәле авыраеп кына кайта торган иде. Әллә шул чакта ук ак халат ияләреннән куркып калды инде, аны хәзер дә хастаханәгә алып баруы бик авыр. Бервакыт тешен алдырырга баргач, алты кеше тотып тордык”, – ди Вәзил абый.