Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Яңалыклардан хәбәрдармы сез?
2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
Күпкатлы йортларга коммуналь хезмәт күрсәтү, шуңа кагылышлы мәсьәләләр, проблемалар турында телевидениедә, матбугат чараларында еш сөйләнсә дә, бу тармактагы үзгәрешләр артыннан күзәтеп өлгерү мөмкин түгел. Чөнки көн саен нинди дә булса яңалык туып кына тора. Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы соңгы яңалыклар турында бердәм хисаплау үзәге директоры Зөлфәт Әхмәтҗанов сөйли.
Керем-чыгымнар – халык контролендә
“РФ Хөкүмәтенең 731нче Карары нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр буенча тотылган акчаларны халык үз контролендә тота ала хәзер. Моның өчен “ЭТИС РТ” (электронное товарно-информационное сообщество) сайтына керергә яки адреслы юлда
www.tattis.ru
cүзләрен җыярга кирәк. Аннан “Рейтинги” баннерына кереп, “ТРдагы идарәче оешмалар турында мәгълүмат” дигән юлларны “ачып”, безнең районда халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче һәр предприятие турында аерым мәгълүмат табарга мөмкин. Аларда урын алган саннар бухучет кагыйдәләре нигезендә тутырыла һәм даими төстә “өстән” тикшереп торыла. Шул ук (
www.tattis.ru
) адреслы юлына кереп, үзегез яши торган күпкатлы йортка кагылышлы белешмәләрне дә табарга була. Моның өчен әлеге биттә урын алган “статистик мәгълүматлар”га керергә һәм андагы күпкатлы йортлар белән идарә итүгә кагылышлы юлларны “ачарга” кирәк. Аннан үзегез яши торган шәһәр яисә авыл, йортны күрсәтеп, үзегезне кызыксындырган мәгълүматны таба аласыз”.
Өйдән чыкмыйча гына түли аласыз
Еш кына бик күпләрдән банкларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә сәгатьләр буе чират торырга туры килә, дигән зарлануларны ишетәбез. Ниһаять, мондый чират торулар бетәчәк. Чөнки өендә интернетка тоташтырылган компьютеры булган һәм банк картасыннан файдаланган һәркем торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне хәзер өйдән чыкмыйча гына түли ала. Моның өчен компьютерда адреслы юлда
http://uslugi.tatar.ru
сүзләрен җыеп, торак-коммуналь түләүләргә кагылышлы “баннер”ны табып ачарга кирәк. Аннан “фатир өчен түләргә” дигән “бүлекчә”гә кереп, квитанциядәге лицевой счет номерын җыю җитә. Алга таба әлеге “тәрәзәчек”тә күрсәтелгән барлык мәгълүматны тәртибе белән тутырырга кирәк. Үзегезнең банк картасына кагылышлы белешмәләрне тутырганнан соң, түләү тәмамлана. Түләүне “Татфондбанк” һәм “Сбербанк” карталары аша башкарырга була. Сүз уңаеннан: хәзер күп кенә пенсионерлар да пенсияләрен картага күчереп баралар, шуңа күрә алар да торак-коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча гына түли алалар.
Компьютерда шушы ук адреслы юлны ачып, үзегез кулланган электр энергиясе һәм газ өчен дә түли аласыз. Түләү тәртибе – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән кебек үк. Бу очракта да “Татфондбанк” һәм “Сбербанк” карталары файдаланыла”.
Сезнең ярдәм кирәк
Соңгы вакытларда халыктан салкын су өчен ОДН түләүгә кагылышлы бик күп канәгатьсезлек сүзләре ишетергә туры килә. Һәм бу – нигезле, чөнки счетчиктагы күрсәткеч буенча аен-айга намуслы рәвештә түләп баручыларның да кесәсенә “суга” хәзер бу түләүләр. Тик әлеге гаделсезлеккә идарәче компания һәм күпкатлы йортлардагы җаваплы вәкилләр генә нокта куя алмый. Чөнки чынбарлыкны ачыклау өчен гомумйорт һәм аерым фатирлардагы счетчиклар күрсәтмәләрен бер үк көнне алырга һәм аерманы карарга кирәк. ОДНны нәкъ менә әлеге аерма тәшкил итә. Идарәче компанияләр карамагында – 220 күпкатлы йорт, шуңа күрә барлык йортларны да бер-ике көндә йөреп чыгу компания хезмәткәрләре хәленнән генә килми, сезнең ярдәм кирәк. Шул максат белән актив төркем туплый башладык. Әлеге төркемгә керергә теләүчеләрнең безнең үзәккә килүләрен яки 22570, 25090 телефоннары аша шалтыратуларын сорыйбыз. Идарәче компания вәкилләре берничә генә йортта булып та, бик күп гаделсезлекләргә тап булдылар. Әйтик, бер фатирда салкын су счетчигын бик “оста” итеп урнаштырганнар: счетчик кухняда ага торган суны исәпли, ә ваннага ага торганы аның аша узмый. Күп кенә фатирларга счетчик бөтенләй куелмаган, пропискада нибары бер кеше йә бөтенләй берәү дә теркәлмәгән. Ә чынлыкта яшәүчеләр күбрәк. Бу бигрәк тә фатирларын башка берәүләргә вакытлыча яшәр өчен арендага биреп торучылар арасында еш очрый. Әйтик, тикшерүләр барышында бер йорттагы 4 фатирда гына да теркәлмичә генә 10 кеше яшәве ачыкланды һәм акт төзелде. Аларга сентябрь аеннан ноябрь аена кадәр норматив буенча 191,7 куб метр су өчен акча түләргә туры киләчәк. Бу әлеге йортта яшәүче башка фатир хуҗаларын ике ай дәвамында ОДН түләүдән азат итә. Кызганычка каршы, кайбер йортларда яшәүчеләр ОДНны нәкъ менә шушы ысул белән генә минималь дәрәҗәгә калдырырга мөмкин булачагын аңлап бетермиләр. Фатирларына кертергә теләмәүчеләр, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә очрый. Тик ОДНны минималь дәрәҗәгә калдыруның башка ысулы уйлап табылмаган әле.
Фатирларына салкын су счетчигын куйдырырга ашыкмаучы хуҗалар өчен тагын бер күңелсез яңалык: алдагы елдан Татарстан Хөкүмәте салкын су буенча нормативны арттырырга җыена. Әйтик, хәзерге вакытта бер кеше өчен норматив 6 куб метр тәшкил итә икән, димәк, алдагы елдан бу сан күбрәк булачак һәм акчаны күбрәк түләргә туры киләчәк. Бу очракта счетчик куйдыруның отышлырак булуын аңлатып торуның кирәге юктыр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз