Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Әләкче булудан курыкмагыз
2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
Узган атнада Мамадышта “Коррупциягә каршы җәмәгать контролен оештыруда матбугат чараларының һәм гражданлык институтларының үзара нәтиҗәле эшчәнлеге” дигән зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда күрше тирәдәге 7 районнан матбугат басмалары житәкчеләре дә катнашты.
Семинарда чыгыш ясаган ТР Җәмәгать палатасы комиссиясе рәисе,”Татмедиа” ААҖнең генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук “Коррупция турында мәгълүматыгыз бар икән, әләкче булудан, бу турыда хокук саклау органнарына җиткерүдән курыкмагыз. Сездән килеп ирешкән хәбәр бик мөһим булырга, зур җинаятьләрне булдырмый калуда ярдәм итәргә мөмкин бит”, дип мөрәҗәгать итте халыкка.
Владимир Николаевич “Коррупция яман шеш кебек, аны вакытында күреп, көрәш ачмасаң, рак кебек тирәнгә китә, метастаза җибәрә”, дигән фикере белән дә килешми мөмкин түгел. Дөрестән дә, коррупция юлына баскан кеше тотылмаса, аның нәфесе тагын да үсә. Теләсә нинди җинаять юлына баса, миллиардлаган сумнарда акча үзләштерә, хезмәт вазифасыннан явызларча файдалануын дәвам итә, үзен дөньяның “кендеге” кебек хис итә башлый. Мондый мисалларны телевизордан караганда зур түрәләрнең дәүләт казнасын кычкыртып талавы турындагы хәбәрләрне ишетеп чәчләр үрә тора.
Социалогик тикшеренүләр күрсәткәнчә, “Коррупцияне җиңеп буламы?” дигән темага сораштыруда катнашкан гражданнарның чиреге коррупциянең тамырын корытып булмаячак ди. 70 проценты полициягә, прокуратурага коррупциягә каршы көрәштә халык үзе булышса, нәтиҗәсе күренми калмас, дигән фикердә. “Төрле юллар белән халык байлыгын талаучыларны матбугат битләрендә фаш итү аеруча мөһим. Бу башкалар өчен дә сабак булачак”, диде В. Шевчук.Ул халыкның коррупция турында нәрсә уйлавын да җиткерде. “Һәр бишенче кеше коррупция күренеше белән очраша. Халык иң күп ришвәт алучылар “гаишник”лар арасында дип саный. Икенче урында – табиблар, өченчедә – югары уку йортлары укытучылары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре дигән фикердә халык”, диде Владимир Николаевич.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы сәясәт идарәсе, Эчке эшләр һәм Юстиция министрлыклары вәкилләре чыгышларында сәламәтлек саклау, мәгариф тармакларында коррупциягә юл куймас өчен аларның эшчәнлеге халык өчен ачык булырга тиешлегенә кат-кат басым ясалды. Әлеге тармак җитәкчелегенә, белгечләренә халык белән эшләү, аралашу, эшчәнлекләренең ачык булуы җитми дигән фикер дә яңгырады алар чыгышында.
Бу уңайдан Мамадыш хакимиятенең эш тәҗрибәсен безнең районда да кертергә кирәк дигән фикердә мин. Әлеге район башлыгы Анатолий Иванов сөйләвенчә, Мамадышта хастаханәдә, кибетләрдә, базарда, барлык авыл җирлекләрендә “Халык почтасы” әрҗәсе куелган. Халык үзен борчыган мәсьәләләр турында шунда язып сала. Бу хатларга район газетасы аша җитәкчеләр җавап бирәләр. “Халык почтасы” бездә дә популяр булыр иде. Мамадышлыларның тагын бер тәҗрибәсе күңелгә хуш килде. Һәр атнаның бер көнендә билгеле сәгатьтә районның һәр хезмәтендә кайнар линия телефоны эшли. Җитәкчеләр бер сәгать дәвамында халык сорауларына җавап бирәләр.
Халыкка әнә шулай якынаю, аның мәнфәгатьләрен ачыктан-ачык хәл итү коррупциягә каршы көрәш чарасы да булып тора. Бу көрәштә матбугат чаралары да зур роль уйный. Ләкин әлегә район газеталарына үткен каләм җитеп бетми. Ә журналист күзләре күпне күрергә, колаклары күпне ишетергә һәм аны халыкка җиткерергә тиеш.
Рәмзия Зарипова.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз