Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Уянырга вакыт
2012 елның 10 декабре, дүшәмбе
“Сарсак-Омга” хуҗалыгы җитәкчес
е Рәзиф Харисов барлык техника, маллар, җирләребезне сатып, акчасын кесәсенә салып, авыл халкын төп башына утыртырга җыена. Хуҗалыкны таркатырга юл куймауда, авыл халкын эшсез калдырмауда ярдәм итсәгез иде...”.
Район хакимиятенә әнә шундый эчтәлектәге хат килгәч, район җитәкчелеге һәм хуҗалык директоры авыл халкын ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырырга булдылар. Авыл клубын тутырып килгән халыкны бары тик бер сорау борчый: хуҗалык таркалса, ничек яшәргә, ярдәм сорап кемгә барырга?
Җыелышта иң беренче сүзне Рәзиф Харисов алды. “Мин бу авылга 2005 елда килгән идем. 7 ел эчендә башкарылган эшләр – барыгызның да күз алдында. Мин эшли башлаган елны җәен көнгә 800 литр сөт савыла иде. Хәзер бу күрсәткечне 5 тоннага җиткердек. Фермаларда бөтен эш кул белән башкарылса, бүген кул хезмәте юк диярлек. Ул елларда фермаларда тездән пычракка батып йөри идек. Ә хәзер, карагыз, ферма эчендә туфли белән йөреп була. Авылны төзекләндерүгә бик күп көч куйдым, монысын берегез дә инкарь итмәс. Бала туса да, кеше үлсә дә барыгызга да кулдан килгәнчә булышырга тырыштым. Ләкин илдә авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр көннән-көн түбән тәгәрәгәндә, ә техникага, ягулыкка хаклар күтәрелеп торганда хуҗалыкны бүгенге хәлендә тартып бара алмыйм”, – диде хуҗалык җитәкчесе. Бу сүзләрен дәллилләп, ул берничә сан китерде. 2008 елда 283 мең квт электр энергиясенә 606 мең сум акча тотылган. Быел исә 170 мең квт кына тотылса да, бәяләр арту сәбәпле, утка шулай ук 600 мең сум акча түләнгән. 164 тонна ягулык-майлау материалына 2008дә – 2 млн 14 мең, быел 85 тоннага да (2 тапкырга кимрәк) 2 млн 43 мең сум акча тотылган. Быелның 9 аенда 22 млн сумлык продукция җитештерүгә 24 млн сум акча киткән. Күргәнегезчә, хуҗалык 2 млн сум зыянга эшләгән. Болай хуҗалыкны алып барып булмый, әлбәттә.
2010 елгы корылык та хуҗалык икътисадын шактый какшаткан. “Хуҗалыкны бөтенләй таркатып китәргә җыенмыйм. Моңа намусым да кушмый. Терлекләрнең баш санын, җирләрне киметеп эшне дәвам итәргә исәп. Шуңа күрә мин сезне гаилә фермалары ачарга, шәхси эшегезне башларга чакырам. Ә мин бу эшләрне башлап җибәргәндә сезгә төрле яклап ярдәм кулын сузарга әзер. Җир дә, терлекчелек биналарын да, мал да, азыгын да бурычка биреп торырга әзер. Алыгыз һәм эшләгез генә. Җирләрегезне, биналарны бер дә ташландык хәлдә күрәсе килми”. Рәзиф Харисовның чын йөрәктән борчылып сөйләгән бу сүзләрен дулкынланмый гына тыңлау мөмкин түгел иде. Аның хуҗалыкны бүгенгә кадәр кулында нык тотуы барыбызга да билгеле. Сарсак-Омга халкының да, лицейның да, балалар бакчасының да төп таянычы булды ул. Аның адресына рәхмәт хатлары редакциягә дә еш килә иде. Бөтен бәйрәмнәр, төрле бәйгеләр гел аның матди ярдәме белән узды. Авылда 100гә якын кешене эшле итүче хуҗа булганлыктан, халык үз көнен үзе күрүгә әллә ни игътибар бирмәде. Шуңа күрә бу авылда эшмәкәрлеккә кереп китүче, шәхси хуҗалыгын үстерергә атлыгып торучылар бик аз. Ә бүген авыл кешесенә шәхси хуҗалыгын үстерсен, үз көнен үзе күрергә өйрәнсен өчен Хөкүмәт тә төрле яклап ярдәм итә.
Җыелышка килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин да авыл кешесенә ярдәм итү юллары турында тәфсилләп сөйләде. “Гаилә фермаларын оештырып җибәрүчеләрнең тәҗрибәсен өйрәнегез. Каз асрап та табыш алучылар күп хәзер. Ямурза эшмәкәрләре Сәхиповларны гына алыйк. Салагышны үз кулына алып, күпме кешене эшле итте. Быел да көзен Чувашстаннан 250шәр сумнан 1000 каз алып кайтып, ике ай гына ашатып, декабрь аенда аларны сатуга кереште. “Һәр каздан кимендә 600 сум табыш кала”, ди ул. Рәзиф Гатуфович булышам дип торганда сезгә дә йокыдан уянырга вакыт”, – диде Д.Гатауллин.
Эшлекле сөйләшүгә килгән “Россельхозбанк”ның Әгерҗедәге офисы начальнигы Фәридә Хәдимуллина авыл халкына ташламалы кредитлар алу юлларын аңлатты.
...Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бер чыгышында “Колхозлар бетсә дә, инвестор килмәгән авылда да эшлим дигән кеше җаен таба, менә дигән итеп яшәүчеләр һәр авылда бар”, – дигән иде. Сарсак-Омга халкына менә шундыйлардан үрнәк алып яшәргә өйрәнергә вакыт инде. Ә моңа кадәр авылны яшәткән, бик күп игелекле эшләр башкарган Рәзиф Харисовка алар рәхмәт кенә әйтергә тиеш, минемчә. Ул бит бүген дә ярдәм кулы сузарга әзер сезгә...
Рәмзия Зарипова.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз