Бу атнада Биектау һәм Шаршады авылларында “2012-2016 елларга республика халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне яхшырту” республика максатчан программасы нигезендә модульле фельшерлык-акушерлык пунктлары ачылды. Бу ФАПлар – районда беренче карлыгачлар.
Әлеге ике ФАПны сафка бастыру 2шәр миллион сумга төшкән. Анда кабул итү, процедура үткәрү, чишенү, көтү һәм кирәк-яракларны кую бүлмәләре бар. Бәдрәф белән кулъюгыч та урнаштырылган. Икесе дә заманча мебель һәм медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Фельдшерларга да беренче ярдәм күрсәтү өчен яңа сумка-укладкалар, кан басымын һәм шикәрне үлчи торган аппаратлар, жилетлар һәм фонарьләр бирелгән.
Әлеге ФАПларның телефон номерлары: Шаршадыда – 36052, Биектауда– 38655.
Авылыбызда бәйрәм
“Бу көн – авылыбызда үтеп баручы елның иң истәлекле вакыйгасыдыр, мөгаен. Ниһаять, безнең заманча пунктыбыз булды. Сөенечебезне аңлатырга сүзләр дә таба алмыйбыз хәтта”, – диделәр ФАП ачу тантанасында Шаршады ав
ылы халкы җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткереп. Милли киемнәрдәге кызлар шаршадылыларның сөенечләрен уртаклашырга килгән район башкарма комитет җитәкчесе Валерий Макаров, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, баш табиб Андрей Шубинны чәк-чәк белән каршы алдылар. Ә Марс Гатауллинның бәйрәм бүләге булып яңгыраган дәртле җыры салкын көнне дә җылытып җибәргәндәй булды.
Чаллы төзүчеләре заманча модульле ФАПны сафка бастыру өчен көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр. Төзелеш эшләре 1,5 ай эчендә тәмамланган. Әлеге медицина учреждениесе Шаршады һәм Сәхрә авылларында яшәүче 410 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. “Авылда ФАП – халык өчен иң кирәкле учреждениеләрнең берсе. Хәзер бит авыл халкының күпчелек өлешен пенсионерлар тәшкил итә. Беребезгә дә сер түгел: өлкән кешенең сәламәтлеге дә чамалы. Шуңа күрә кан басымын үлчәтергә дә, башы авыртса да ул пунктка килә. Сезнең белән бүген үзем дә шатланам. Пунктыгызны саклагыз, анда сезне һәрчак елмаеп фельдшерыгыз каршы алсын”, – диде Валерий Владимирович. Ә авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде һәм яңа төзелешләр киләчәктә дә Шаршадыны читләтеп узмасын иде дигән теләген җиткерде. Әлеге сүзләре аның яңа башлангыч мәктәп-балалар бакчасы кирәклегенә басым ясавы иде.
Бу көнне 24 ел биредә фельдшер булып эшләүче Гөлфия Әхмәтшинаның да әйтәсе сүзләре күп иде. “Миңа хезмәт юлымны иске бинада урнашкан ФАПта башларга туры килде. Аннан соң бирелгән бина да заман таләпләренә җавап бирмәде. Ә бүген ачылганында бөтен шартлар тудырылган. Рәхмәт сезгә!” – диде ул. Моңа кадәр дә вакыт белән исәпләшмичә намус белән эшләгән фельдшер Гөлфия Әхмәтшина турында авыл халкы тантанада мактау сүзләрен кызганмады. “Гөлфиябез көн-төн дип тормый теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килеп җитә. Кара төн булсынмы, язгы-көзге пычракмы һәрвакыт аның ишеген шакыйбыз. Исән-сау булып эшләргә язсын аңа”, – диделәр авыл апалары.
“Мин социаль хезмәткәр булып эшлим. 6 ялгыз карчыкны тәрбиялим. Олы кешенең авырмаган чагы юк инде аның. Шул вакытта һәрчак Гөлфиягә мөрәҗәгать итәм. Беркайчан каршы килми “докторыбыз”, – диде Илгизә Хәсәнова да.
Бу ФАПны күптән көттек
Тантанага килгән биектаулылар
ның бу көнне сөенечтән йөзләре балкый иде. “Күптән көттек бу ФАПны. Мин бу авылда 64 ел торам. Шул вакытта эчендә ФАП 4 урынга күчте. Ниһаять, безнең авылда да заманча бик матур медицина учреждениесе булды. Карагыз әле, ничек авылыбызга ямь биреп тора ул. Сөенечемне аңлатырга сүзләр дә табалмыйм”, – диде авылның иң өлкән кешесе, тугызынчы дистәсен ваклаган мәгариф ветераны Салисә апа Халитова. Тантанага беренчеләрдән булып килгән Салисә апа, әнә шулай, һәркем белән шатлыгын уртаклашты бу көнне.
Биектаулыларны котларга килгән район җитәкчесе Валерий Макаров та аларга изге теләкләрен җиткерде. Һәм ул символик ачкычны әле август аеннан гына биредә эшли башлаган яшь фельдшер Чулпан Вахитовага тапшырды. “Авыл халкын һәрвакыт ачык йөз белән каршы алыгыз, сезнең бер җылы сүзегез дә әби-бабайларны терелтергә сәләтле булуын онытмагыз”, – дип яшь белгечкә киңәшләрен дә әйтте. “Модульле ФАП авылыбыздагы 174 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Заман таләпләренә туры килерлек бинаны төзүгә зур көч куйган район җитәкчеләре Валерий Макаров, Ришат Нурисламов, баш табиб Андрей Шубин, бер ай эчендә сафка бастырган Азнакай төзүчеләренә, ярдәм кулы сузган эшмәкәр Рәис Минаголов, авылдашларыбыз Фаил Гобәевка, Тәнзил Ясәвиев, Илшат Вахитовка авыл халкы исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм”, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров.
Ал тасманы кискәннән соң җитәкчеләр һәм авыл халкы эчкә үтте. Биредә якты, матур. Җиһазлар да өр-яңа. “Бөтен шартлар тудырылган. Беренче айлардан ук яңа бинада эшләвемә шатланам. Авыл халкы белән уртак тел табармын дип өметләнәм”, – диде яшь мөдир Чулпан.
Авыл халкының җитәкчеләргә үтенечләре дә бар иде. Фельдшерның күрше Кодаш авылында яшәве авырлык тудыра аларга. “Чир бит ул төнлә кузгала. Кара төндә фельдшерны башка авылдан китертүе үзебезгә дә кыен, аңа да килеп йөрүе авыр. Шуңа күрә әлеге гаиләне үзебезнең авылда яшәтәсе иде”, – диделәр. Бу мәсьәлә якын киләчәктә хәл ителер дигән өметтә калабыз.
×××
Районда модульле ФАПлар төзү болар белән генә тәмамланмаячак. Киләсе елга Барҗы-Умга һәм Ямурза авылларында шундый медицина учреждениесе ачу күздә тотыла. Ә гомумән, быел районда 7 ФАПта, Исәнбай һәм Тирсә амбулаторияләрендә ремонт эшләре башкарылды. 2013 елда Красный бор һәм район үзәк хастаханәләре төзекләндереләчәк.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.