Яшь гомерләре өзелде

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе
Шимбә көнне Татарстан юлында Әгерҗенең “Спутник” хоккей командасы юл фаҗигасенә очрады. 2001 елгы малайларның  Зәйдән Җәлилгә уйнарга барулары иде. Фаҗигадә команда капкачысы – Әгерҗенең 3нче мәктәбе укучысы Никита Еремин һәм ике уенчының әтисе Руфан Галиуллинның гомерләре өзелде.

Команда юлга “Фиат-Дукато” автобусында кузгала. Ә өч уенчы автобус артыннан Руфан Галиуллин машинасында бара. Рус Акташы–Җәлил трассасында “Хендай” машинасы шоферы машиналарны узу нияте белән чыга һәм башта автобуска килеп бәрелә, аннан “Нексиа”ны өстери. Бүген 36 яшьлек Руфан Галиуллинны җирләделәр. Ә иртәгә Әгерҗе халкы 11 яшьлек Никита Еремин белән хушлаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International