Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Дуслар җыелган җирдә
2012 елның 17 декабре, дүшәмбе
Сәхнәдә Илһам Шакиров репертуарыннан йөрәкләрне өзә торган мәңге онытылмас халык җыры “Кара урман” яңгырый. Зал, таң калып, җырчыны тыңлый. “Ышанмассыз да, бәлки, бу җырны нәкъ бер ел өйрәндем. Сезгә дә ошагандыр дип уйлыйм” дигәч, зал көчле алкышларга күмелде.
“Кара урман” “Тугызбуй” төркеменең район Мәдәният сараенда узган 11нче сезон концертының “изюминкасы” булгандыр. Чынлап та, төркем җитәкчесе Фәнис Арсланов күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкарды аны.
Концертлар сезоны башлангач, Әгерҗе сәхнәсендә башкала артистлары еш чыгыш ясаса да, халык үзебезнекеләрне, бигрәк тә “Тугызбуй”ның концертын ел саен көтеп ала. Олысы-кечесенә туры килерлек программа әзерлиләр алар. Һәр концертны үзенчәлекле, кабатланмаслык итәргә, яңалык кертергә тырышалар. Авыл сәхнә осталарының мәшәкате күп булса да, концерт әзерләп гастрольләргә чыгу зур чыгымнар таләп итсә дә, Тугызбуй артистлары 11 ел инде яраткан тамашачысын концертлары белән сөендерәләр. Девәтернә төбәгендә әнә шундый сәхнәгә, җыр-моңга гашыйк талантлар яшәве сокландыра.
Гомумән, Фәнис һәм аның иҗатташ дусларының быелгы “Дуслар җыелган җирдә” исемле концертлары җирле шагыйрьләр өчен «сюрприз»ларга бай иде. Фәнис, Наил ага Нәбиуллин, Раушания Байтимерованың «Кар сулары», «Калдырма ялгызым» шигырьләренә шушы көннәрдә генә көй язып, аны тәүге тапкыр Әгерҗе тамашачысы хозурына җиткерде. Кырындыдан Рәфинә Сабирҗанова белән дә иҗади дуслык бәйли аларны. Рәфинә сүзләренә Равил Бадахшин язган җырлар да ямь өстенә ямь генә булды. Концерт, әнә шулай, җирле авторларның җырлары белән күңелләргә үтеп керде дә инде.
Алия Арсланованың җырлары, Фәнис белән Алиянең дуэт башкарулары әлеге кичебезне тагын да бизәде. Кечкенәдән район сәхнәсендә җырлап үскән Кырынды егете, хәзер Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы Венер Сәлимовның чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Көчле, моңлы тавышлы әлеге якташыбыз тамашачы күңелен дәртле җырлары белән әсир итте. Залда утырган әтисе Марс һәм апасы Чулпан да бу көнне Венер белән горурланганнардыр. Шуны да әйтергә кирәк: соңгы вакытта Венерның җырларын еш кына «Болгар» радиосыннан да ишетәбез. Афәрин, якташыбыз, без синең белән горурланабыз!
«Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара», ди халык. Бу көнне биючеләр дә сәхнәдә ут уйнатты. Алабуга сәнгать училищесында белем алучы Әгерҗе кызы Гөлназ Шакирова һәм аның курсташы Альбертның чыгышларын тын да алмый карадык. Гөлназ Әгерҗедә туып-үссә дә, аның әтисе Камил – Нарат авылыннан, әнисе Ләйсирә – Исәнбайныкы. Кыз кечкенәдән район күләмендә узган һәр чарада матур биюләрен бүләк итә иде.
Концертның тагын бер кунагы Актаныштан килгән биюче малай Рәдиф Мәүлиев булды. Ул – Фәниснең туганы. 5 сыйныфта гына укыса да Рәдиф – күп кенә республика бәйгеләре җиңүчесе. Ул башкарган төрле милләт биюләрен тамашачы алкышларга күмде.
Концерт алып баручысыз буламы соң инде?! Әлеге рольдә – «стажлы», алыштыргысыз Рәфилә Рәсүлева иде. Оператор Флүр Фәррахов та – төркем оешкан көннән бирле җырчылар белән бергә. Әнә шулай, матур мизгелләргә бай булды «Тугызбуй» концерты. Киләсе елга яраткан тамашачыгызны тагын сөендерергә язсын сезгә.
...Әмма концерттан чыгып барганда мәгариф ветераны Сания апа Сафиуллина сүзләре белән дә килешми булмый. «Бөтенесе дә яхшы: җыр-биюләре дисеңме, сәхнә костюмнарын әйтәсеңме… Әмма «тозсыз» мәзәкләрне бер дә тыңлыйсы килмәде. Халык туйды бит инде кендектән түбән мәзәкләрдән, көләсе дә килми хәзер. 12нче сезон концерт программасына Роберт Миңнуллин шигырьләрен, Фаил Шәфигуллин, Камил Кәримов, Алмаз Хәмзин, Илфак Шиһаповның юмористик әсәрләрен кертсәләр, концертлары тагын да баерак булыр иде», – диде.
***
“Тугызбуй” төркеме концертлары Ижауда да гөрләп узды. Ә Яңа ел бәйрәмнәрендә алар авылларда чыгыш ясарга җыеналар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз