Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Язучы – Иж-Бубыйда
2012 елның 17 декабре, дүшәмбе
“Бик авыр еллар булса да, хәзер мин ун классны өч мәктәптә укуыма сөенәм. Иске Акхуҗа, Көчек, Иж-Бубый – барысы да миңа якын, кадерле. Шул мәктәпләрне сагынып, сыйныфташларым белән очрашу ниятеннән дә кайттым туган якларга”, – диде 40 елдан артык гомерен журналистикага багышлаган язучы якташыбыз Харис ЗАКИРОВ Иж-Бубыйдагы очрашу вакытында.
Күптән түгел 70 яшьлек юбилеен билгеләп узган Харис аганы мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Шакирова, гомер бәйрәме белән котлап, аңа исәнлек-саулык, китап укучыларны матур әсәрләр язып сөендереп торуын теләде.
Аннан сүз язучыга бирелде. “Гомер көзенә якынлашканда кеше үткән елларга әйләнеп кайта икән. Эш-гамәлләрен анализлый, бәя бирә, ялгышларын барлый, уңышлары өчен сөенә. Заманында мин дә Иж-Бубый мәктәбендә 3 ел белем алдым. 50 елдан артык вакыт узса да, без укыган мәктәп бинасы инде булмаса да, бу авылга килеп керү белән 16-17 яшьлек чаклар күз алдына килеп басты. Озын тәнәфесләрдә егетләр гармун тарта, кызлар өздереп бии иде. Рәхәт вакытлар булган. Сез дә мәктәптә укыган елларыгызны күңелле итеп уздырыгыз”, – диде ул укучыларга.
Районыбыздан журналистлар күп чыкса да язучыларның аз булуы борчый Харис аганы. “Әнә, Арча районыннан 5 халык язучысы чыккан. Арчалылар гына түгел, без дә алар белән горурланабыз. Үзем дә әдәбият дөньясына соң кереп киттем. Хәзер иртәрәк яза башламавыма үкенәм. Шуңа күрә яшьтән үк каләм тибрәтегез, китап укыгыз. Бәлки сезнең арагыздан да менә дигән язучылар чыгар”, – диде ул укучыларга. Якташыбыз, үзешчән композитор Әнвәр Закировка багышланган “Гармунчы гозере” дигән хикәясе белән дә таныштырды ул.
Гомумән, Харис аганың әсәрләре тормышчан булуы белән әсир итә. “Керпе мыегы”, “Әрәмәдә карама” кебек әсәрләрендә актуаль проблемалар күтәрелгән. “Әсәрне тормыштан алып язмасаң, ул китап укучы өчен кызык булмый. Төп геройлар да – көндәлек тормыштагы гади кешеләр. Минем әсәрләрдә снарядлар шартламый, кешеләрне үтермиләр...” – ди автор.
Күптән түгел ул райондашларыбызны колхозлар тормышына багышланган “Иж буенда өч авыл” дигән китабы белән сөендерде. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап “Арчалылар – Бөек ватан сугышында” дигән ике томлык китабы да дөнья күргән.
Очрашу вакытында ветеран журналист укучыларның сорауларына җавап биреп кенә калмады, 1966-69 елларда район газетасында эшләгән вакыттагы кызыклы хәлләрне искә төшерде, моңлы җырларын бүләк итте.
Очрашуга килгән сыйныфташлары Энгель Мусин, Миннәхмәт Хуҗәхмәтов, дусты Габделхак Насифуллин да Харис ага белән бәйле хатирәләрне искә алдылар. Ә мәктәп директоры Эльмира Мәннапова язучыга олы рәхмәтен җиткереп: “Сез авыл, мәктәп язмышына битараф түгел. Оптимальләштерү, “кыскарту” җилләре Иж-Бубый мәктәбенә дә кагыла икән дигән хәбәр таралу белән бик борчылып авылыбызга килеп җиттегез һәм мәктәбебез турында “Мәгърифәт” газетасында мәкаләгез басылды. Мәктәбебездән районыбыз өчен янып-көеп яшәүче шундый кешеләр чыгуына бик сөенәм”, – диде ул.
Язучы бу көнне мәктәп китапханәсенә үзенең китапларын да бүләк итте. Укучылар белән төшкән фотосурәт күңелләрдә әлеге очрашуның матур мизгелләрен яңартып торыр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз