Оператив штабта түбәндәгеләрне хәбәр иттеләр
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре 1 апрельгә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 28 беркетмә төзегән. Чит илләрдән килгән һәм авырулар белән элемтәгә кергән татарстанлыларны штрафка тарттылар, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Ведомствода шулай ук 2 апрельдән закон бозучыларга 15тән 40 мең сумга кадәр җитди штрафлар яный, дип билгеләп үттеләр.
Әгерҗе районында әлегә хокук бозулар ачыкланмады. Коронавирус буенча оператив штабта түбәндәгеләрне хәбәр иттеләр:
- 1 апрельдән шәһәрара автобусларда пассажирлар ташу туктатылды. Шул ук вакытта үз хезмәткәрләрен ведомство предприятиеләре белән ташу рөхсәт ителә. Мәсәлән, Әгерҗе ит комбинаты.
Шәхси транспорт хәрәкәтен чикләү мәсьәләсе әлегә хәл ителә.
Сишәмбедән үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен контрольдә тоту буенча район рейдлары оештырыла. Урамда балигъ булмаган балалар ачыкланган очракта, аларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылачак. Эшне туктатмаган оешмалар хезмәткәрләре бары тик ТР Министрлар Кабинеты раслаган форма буенча махсус үрнәктәге белешмә булганда гына хәрәкәт итә ала.
Исегезгә төшерәбез, калган гражданнарга бары тик кирәк булган очракта гына чыгарга рөхсәт ителә. Бу даруханәләргә һәм кибетләргә бару, 100 метр радиуста этләрне йөртү. Кибетләрдә һәм җәмәгать урыннарында 1,5 метр дистанция үтәлергә тиеш.
Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре эшне штат режимында дәвам итәләр.
Бу авылда урнашкан башка оешмаларга да кагыла. Әмма җитәкчеләр фикеренчә, хезмәткәрләрнең эше дистанцион рәвештә оештырылырга мөмкин.
Халык игътибарына караганда, барлык парк зоналарында булу тыела. «Яшьлек» скверы, «Орешник» паркы һәм «Локомотив» стадионы инде ябык.