Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Коткаручыларны бәйрәмнәр аеруча сагайта
2012 елның 21 декабре, җомга
Татарстанда 15 декабрьдән 2013 елның 10 январена кадәр янгынга каршы көчәйтелгән режим кертелде. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозганнарга штраф күләмнәре дә арта. Мәсәлән, физик затларга – 2-4 мең, җаваплы затларга – 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сум штраф каралган.
Татарстан Хөкүмәте, гадәттә, янгынга каршы көчәйтелгән режимны янгын чыгу куркынычы көчле булган ике чорда кертә: берсе – җәй аеруча коры килгәндә, икенчесе – озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә. Чөнки бу чорда кайберәүләр егылганчы, берничә көн айнымыйча эчеп бәйрәм итә, яткан урынында гына тәмәке тарта, электр приборларын, йорт һәм мунча мичләрен караучысыз калдыра. Болай бәйрәм итүләр еш кына янгын чыгу белән төгәлләнә. Ә бу янгыннарда балалар да һәлак булса, аеруча кызганыч. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләрне Яңа ел бәйрәмнәре аеруча сагайта.
Декабрьдә һава температурасы 30-35 градуска кадәр түбән төшү сәбәпле, республикада янгыннар ешайды. 13 декабрьдә генә дә Татарстанда 6 кеше янгыннарда һәлак булды. Бу фаҗигаләрнең сәбәбе – суык көннәрдә фатир-йортларны җылыту өчен электр приборлары куллану, мичләрнең төзек булмавы, ут белән сак эш итмәү. Еш кына электр җылыткычлары кулдан гына ясалган була әле. Соңгы көннәрдәге салкыннарда районда янгыннар булмаса да, сөенергә иртәрәк, кыш әле башлана гына.
Быел районыбызда 26 янгын чыкты, аларда 4 кешенең гомере өзелде. Янгыннарда 19 төрле корылма, бина, йортлар күмергә әйләнде. Барлыгы 3 млн 300 мең сумлык зыян килде. 6 янгын очрагының дүртесе хуҗаларның исерек хәлдә ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Мондый фаҗигаләр булмасын өчен, без райондашларны кышкы чорда, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә ут белән аеруча сак эш итәргә, күршеләрегездә исерекләрне җыеп, кәеф-сафа корып утыручыларга, ягарга утыннары булмыйча кыш буе электр җылыткычларыннан гына файдаланучыларга карата игътибарлырак булырга, бу турыда участок вәкилләренә хәбәр итәргә чакырабыз. Коткаручылар һәр йортка кереп тикшереп йөри алмыйлар. Әгәр сез күршегездә янгын чыгу куркынычы булуы турында белсәгез, полициягә яки янгын частена хәбәр итүдән кыенсынмагыз. Бу хәбәрегез сезне дә зур янгыннардан коткарып калырга мөмкин бит.
Бигрәк тә, чыршы бәйрәмнәре хәвеф-хәтәрсез генә үтсен өчен, гап-гади генә булган түбәндәге кагыйдәләрне төгәл үтәвегез сорала:
чыршыга электр гирляндаларының, бина эченә төрле иллюминацияләрнең заводта эшләнгәнен генә элегез; чыршы тирәсендә бенгаль уты, шәм белән йөрүгә, бина эчендә пиротехника җиһазларын куллануга юл куймагыз; балкон-лоджиялардан салют җибәрмәгез; бәйрәм булган бүлмәләрдә утны бөтенләй сүндереп куймагыз. Соңгы елларда халык Яңа ел бәйрәмен шартлачкычлардан башка күз алдына да китерми. Әмма күпләр кулларына нәрсә алганын белмичә, аны ничек кулланырга икәнен укымыйча да аларны шартлата. Ләкин болай саксыз эш итүләр кайчак фаҗига белән тәмамлана. Пиротехника җиһазларының савытында ничек кулланырга кирәклеге турында рус телендә язуы, куллану вакыты һәм сертификаты булганнарны гына алыгыз.
Хөрмәтле райондашлар! Коткаручылар барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйлар. Без исегезгә төшергән янгын куркынычсызлыгының гади генә кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез, бәйрәмнәр дә бәла-казасыз узар. Үзегезне дә, якыннарыгызны да, күршеләрегезне дә янгыннардан саклагыз! Яңа ел бәйрәмнәре фаҗигаләрсез үтсен!
Айрат Шәйдуллин
,
Әгерҗе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз